Татарстанның Биектау районында «Хезмәт белән укыту» программасын үстерүгә багышланган төбәкара семинар беренче тапкыр үткәрелде. Чарада Россиянең дүрт төбәгеннән Добро.Центрлар, коммерцияле булмаган оешмалар, югары уку йортлары һәм бизнес-җәмгыять вәкилләре – барлыгы 70 кеше катнашты.
Катнашучылар программа мөмкинлекләрен һәм аны уку процессына кертү ысулларын тикшерде. Экспертлар социаль проектларның уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим итте һәм мәгариф оешмаларының студентлар белән эшләгәндә иҗтимагый файдалы эшчәнлекне ничек кертергә мөмкинлеген сөйләде.
„Хезмәт белән укыту“ программасы студентларны иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп итеп, уку процессы белән җәмгыятьнең актуаль бурычларын хәл итүне берләштерергә ярдәм итә. Алган белемнәр һәм идеяләр Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә волонтерлыкны алга таба үстерү өчен нигез булыр дип ышанам», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы волонтерлыгының мәгълүмати-ресурс үзәге АНО башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Очрашу нәтиҗәләре буенча оешмалар вәкилләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм яшьләрне социаль әһәмиятле бурычларны хәл итүгә җәлеп итү буенча конкрет адымнар билгеләде.Семинарны оештыручы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Добро.рф ассоциациясе ярдәме белән Татарстан Республикасы волонтерлыгының мәгълүмати-ресурс үзәге АНО.
Волонтерлыкны үстерү һәм социаль җаваплы яшьләр тәрбияләү Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына керә.
Нет комментариев