Апаста Сара Садыйкованы зурлап искә алдылар
Мәдәният

Апаста Сара Садыйкованы зурлап искә алдылар

Район мәдәният йортында якташыбыз, күренекле композитор һәм җырчы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган “Калфаклы сандугач” дип исемләнгән музыкаль кичә узды.

Мәдәният йорты фойесында Сара Садыйковага багышланган күргәзмәләр оештырылган иде. Анда Сара апаның сәхнә костюмнары, бизәнү һәм шәхси кулланылышындагы истәлекле әйберләре тәкъдим ителде. Күргәзмәләрне Апас үзәк китапханәсе, Апас туган якны өйрәнү музее һәм Тутай авылы музее хезмәткәрләре әзерләгән. Шулай ук бөек якташыбызга багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә урын алган.

Бәйрәмнең төп өлеше тамаша залында башланды. Район башлыгы исеменнән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сәламләде.

Рустам Мингазиев Фото Ландыш Гайнуллина

“Сара Садыйкова истәлегенә, аның тууына 120 ел тулу уңаеннан, республикабызда һәм Россия күләмендә бик күп матур чаралар үткәрелде. Безнең районда да бөек якташыбызның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Тутай авылында аның музее эшләп килә, Апас үзәгендә Сара Садыйкова исемендәге урам бар, үзәк мәйданны аның һәйкәле бизи.

Апас сәнгать мәктәбе дә аның исемен йөртә. Бөек композиторны без ел саен искә алабыз. Сара апабызның якты истәлеген, иҗади мирасын киләчәктә дә онытмыйча сакласак иде. Яшь буын аның исемен, җырларын буыннан-буынга җиткерсен. Сара Садыйкова исеме мәңгелек! Бүгенге чарага зал тутырып килүегез, бөек якташыбызга шундый зур хөрмәт күрсәтүегез өчен рәхмәт”, - диде ул.

  Чара барышында Сара Садыйкова иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Вокал, рәсем сәнгате һәм инструменталь ансамбльләр юнәлешендә уңышка ирешүчеләргә сертификатлар, район башкарма комитетының Дипломнары тапшырылды. Сәхнәдә Сара Садыйкова яшәгән чорның рухын, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр тәкъдим ителде.

  Үзешчәннәр башкаруында моңлы җырлар яңгырады, халыкчан мотивларга нигезләнгән дәртле биюләр башкарылды. Һәр чыгыш туган җиргә, милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт белән сугарылган иде. «Калфаклы сандугач» дип исемләнгән музыкаль кичә Сара Садыйкованың бай иҗади мирасын барлау, якты истәлеген яңарту, аның исемен һәм моңлы җырларын киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан оештырылган матур һәм тәэсирле чара булды.


Нет комментариев