Районда сыйфат атналыгы уза
Җәмгыять һәм без

Районда сыйфат атналыгы уза

Сыйфат атнасы 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Россия – сыйфат билгесе булган ил» дигән исем астында үтә.

(13 ноябрь, “Апастово-информ”).

Бөтендөнья сыйфат көне һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 12 ноябрьгә туры килде. Товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты көн үзәгендә тора. Сыйфат – ул бары гади стандартлар гына түгел. Без аның белән һәр көнне очрашабыз. Әйтик, яңа пешкән икмәк, төзекләндерелгән мәктәп, юллар, медицина ярдәме - барысы да сыйфат белән бәйле. Сыйфат – ул җылы мөнәсәбәт тә: безне ничек тыңлыйлар, вәгъдәләрне ничек үтиләр, башкаларның хезмәтенә һәм вакытына ничек карыйлар.

 

“Базарны кулланучы формалаштыра: игътибарлы сайлау һәм намуслы кире элемтә (рәхмәттән алып нигезле шикаятькә кадәр) җитештерүчеләрне яхшырак булырга этәрә. Үз хокукларыгызны истә тоту файдалы! Сатып алучы дүрт төп хокукын истә тотарга тиеш: сыйфат – товар тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, мәгълүмат алу– сатучы нәрсә һәм нәрсәдән ясалганын сөйләргә бурычлы; куркынычсызлык гарантиясе – товар сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел; сатып алучы товарны кире кайтарырга, төзәттерегә дә хокуклы.

Сыйфатсыз товарга юлыккан очракта чекны һәм упаковканы саклагыз һәм вакытны сузмыйча, сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать итегез. Ярдәм тапмасагыз – 8 (84371) 4-58-78 8 (84376) 2-17-00 кайнар линия телефон номерлары аша Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең (Госалкогольинспекция РТ) Зеленодольск территориаль органына мөрәҗәгать итегез”, - дип киңәш итә район кулланучылар хокукларын яклау һәм “Госалкоголь“ инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова.

 


Нет комментариев