Татарстан белән Кытай мәгълүмат чаралары өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.
Документ Кытайның Урумчи шәһәрендә Синьцзян радиотелевизион станциясе һәм «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе» арасында төзелгән. Килешүгә ТНВ генераль директоры Илшат Әминов кул куйган. Яклар документаль фильмнар, видеороликлар әзерләү, яшь журналистлар белән алмашу, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук ясалма фәһем өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында килешкән.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев