Ленур Биктимеров Апас үзәк китапханәсендә очрашуда катнашты
Мәгариф

Ленур Биктимеров Апас үзәк китапханәсендә очрашуда катнашты

Район үзәк китапханәсендә махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров белән очрашу узды.

Саба егете ул. Җырчы, көрәшче, эшмәкәр буларак та билгеле. Районга концерт программасы белән килгәч, китап укучылар, әдәбиятка-сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк райондашлар белән очрашуга да чакырдылар үзен.

“Үткәннәрем китап язарлык”. Очрашуның исеме әнә шулай, нәкъ Ленур үзе җырлаганча атала иде. Тормышы да, иҗаты да ачык чагылыш тапты. Махсус хәрби операция зонасында булган вакытларын сөйләгәндә, ирексездән күзләр чыланды. Бер елатты, бер көлдерде ул. Сорауларга ихлас җаваплар бирде. Күчтәнәч итеп җырларын да алып килгән иде.

-Бүгенге көндә уң аякта протез тора. Сул аяк төзәлде инде. Аны да кисү куркынычы бар иде. Кулларым көчкә эшли башлады. Мине бөтенләй үлде дип уйлаганнар. Гомер бетмәгәч... Подвалда мәетләр арасында ятканда, исән икәнемне күреп алалар. Севастопольдән Херсонга килгән врачлар табып алган мине. Шулар Севастопольгә алып китеп кенә, мин исән калдым. Аллаһы Тәгалә биргән гомер маңгайга язылган инде ул. Үлемнән курыкмадым, - дип сөйли Ленур.

Үзен кисәкләп җыйса да, җор телле, көр күңелле булып кала белгән ул. Китапханәчеләр ярдәме белән, очрашу аны тамашачы белән тагын да якынайтты.


Нет комментариев