Җәмгыять һәм без

Казанда “Географик диктант - 2026” узачак

Чара сәгать 12:00дә башлана.

22 ноябрь көнне Казан шәһәрендәге “Россия - Минем тарихым” тарихи паркында халыкара “Географик диктант – 2026” акциясе узачак. Катнашучылар Россиянең географиясе, табигый байлыклары, елгалары, күлләре һәм уникаль урыннары турындагы белемнәрен сынап карый алачак. Быел диктант яңартылган форматта узачак: төп вариантта 40 урынына 30 бирем булачак. Акциядә яшь һәм белем дәрәҗәсенә карамастан, һәркем катнаша ала. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Моның өчен 8 (962) 571-30-27 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев