Аграр көллият бинасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын эш белән тәэмин итүгә багышланган зона киңәшмәсе узды.
Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде. Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков, Идел аръягының башкарма комитет вәкилләре, баш табиблар, эш бирүчеләр катнашты.
Киңәшмәдә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан егетләребезгә лаеклы эш урыннары тәкъдим итү – дәүләтнең иң мөһим социаль бурычларының берсе булуы ассызыкланды. Очрашу барышында хәрби хезмәттән кайтучыларның яңа һөнәрләр үзләштерүе, квалификациясен күтәрүе өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре хакында сөйләнелде.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция ветераннары өчен түләүсез һөнәри курслар каралган. Алар IT-технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика һәм заманча җитештерү тармаклары буенча бушлай белем ала ала. Моннан тыш, эш бирүчеләр өчен махсус квоталар булдыру, ә үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт грантлары һәм җиңеләйтелгән кредитлар алу мөмкинлекләре каралуы хакында сүз барды.
“Махсус хәрби ветеранына тормышка җайлашып китү өчен иң элек гаиләсе, аннан хезмәт урыны һәм спорт ярдәм итә. Ярдәм итү чаралары турында “Забота о СВОих” сайтыннан белергә мөмкин. Шулай ук алар өчен ваканцияләр ярминкәләре оештырыла, социаль программалар каралган”, - диде Рәсим Баксиков.
Нет комментариев