Динар Хөсәенов тимердән матурлык тудыра
Җәмгыять һәм без

Динар Хөсәенов тимердән матурлык тудыра

Апаста яшәүче Динар Хөсәенов тимердән капкалар, коймалар, беседкалар ясый. Уңган хуҗа кулында тимер дә баш ия!

Түземлек, төгәллек, күп вакыт таләп итә торган шөгыль. Хезмәтенең нәтиҗәсе бик татлы. Зәвыклы, матур эшләре берсе артыннан икенчесен башларга көч бирә. Тимер белән дуслык 7 ел элек башланган. Чуку җиһазлары булдыру уе күңелендә күптән бөреләнгән. 2006 елда ук күргәзмәдә җиһазларны һәм төрле эшләнмәләр күрә ул. Кызыгу һәм кызыксыну шуннан башлана.

-Бу эшне 2019 елда башладым. Кызык өчен генә эшләп карадым. Күңелемә якын, мавыктыргыч шөгыль. Чын ир-ат эше дип саныйм. Кечкенә урындыктан алып, койма, капка, навеслар, беседкалар, чардуганнар эшлим. Төрле бизәкләр, чәчәкләр төшерәм. Матурлык тудырасы рәхәт бит. Рәхмәт сүзләре ишетү тагын да рәхәт. Үзең ясаган әйбер зур горурлык бирә. Аннан тагын да матуррак эшләргә тырышам, - ди ул.

фото Динар
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

2024 елда Динар Хөсәенов социаль яклау идарәсе аша социаль килешү төзи һәм нәфис чуку элементлары әзерләү өчен бизнес-план тәкъдим итә. Дәүләт ярдәмендә яңа җиһазлар булдыра. Бу аның остаханәсен тагын да тулыландыра, эшен күпкә камилләштерергә һәм җәелдерергә мөмкинлек бирә.

 

-Җиһаз миңа зур аркалар бөгәргә булыша. Төрле бизәкләр ясыйм. Чукып ясалган бизәкләр өстәү капка, койма, рәшәткәләрне тагын да матур итә. Иҗади эш. Үлчисең, саныйсың, кисәкләрен җыясың, бизәкләрен ясыйсың, буяп куясың. Иң озак өлеше - буяу, - ди үзе.

Динарның остаханәсе төрле бизәкләр, чәчәкләр, тимер-томыр белән тулган. Бар да тимердән! Алар тиздән үз урынын алып, матур коймага, капкага әвереләчәк! Оста куллы райондашыбызның күңелендә туган сурәт, сызым, күзаллаулар чынбарлыкка әверелеп, тагын бер хезмәт җимеше сөенеч бүләк итәчәк.

 


Нет комментариев