Әмма авыл җирендә кирәкле белгечләрнең булмавы балаларның мөмкинлекләрен чикли. Шушы ихтыяҗны истә тотып, Апас районында “Логобус - 2026” проекты тормышка ашырылды. Аның максаты - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына логопедик, дефектологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү.
Проект җитәкчесе Феруза Сәлимуллина сүзләренчә, балаларга ярдәмне үзләренә алып бару идеясе аның күңелендә күптәннән йөргән.
- Сөйләм кимчелекләре булган балалар арасында бик сәләтлеләр күп. 2018нче елдан бирле Апас һәм күрше районнарда грант ярдәме белән балалар логопедик ярдәм алды. Әмма күбесенчә балаларын үзләре дәресләргә алып килә алган гаиләләр генә бу мөмкинлектән файдалана алды, - ди Феруза.
Татарстан Рәисенең гражданлык инициативалары конкурсы гранты ярдәмендә бу юлы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү максаты куелды.
- Балаларга логопедик коррекция генә түгел, башка фәннәр буенча да белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирергә булдык. Шуңа күрә һәр районга атна саен чыгып йөрүне оештырдык, - дип сөйли проект җитәкчесе.
“Логобус” исеме “логопед” һәм “автобус” сүзләрен берләштерә. Проект Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш районнарын һәм Чувашия Республикасының якын-тирә авылларын колачлаган.
- Авылларда логопедлар, дефектологлар, психологлар җитмәү - бик актуаль мәсьәлә. Маршрут транспорты булмау да кыенлыклар тудыра. Ерак авылдан район үзәгенә такси белән бер якка гына бару ким дигәндә 500 сумга төшә. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр кирәкле белгечләргә мөрәҗәгать итә алмый, - дип аңлата Феруза.
Балаларның теләкләре дә төрле - музыка коралларында уйнарга, инглиз телен өйрәнергә, рәсем ясарга, матур итеп язарга һәм аралашырга теләүчеләр күп.
“Логобус” проекты кысаларында балаларга ярдәм күрсәтелде
Проектта башта 50 бала катнашыр дип планлаштырылса да, команда һәм волонтёрлар ярдәме белән дүрт районнан 76 бала диагностика узган, дәресләрдә якынча 60 бала катнашкан. Иң зур ихтыяҗ логопедик дәресләргә һәм математика буенча репетиторлык ярдәменә булган. Физика, химия һәм гитара белән кызыксынучылар да табылган.
- Логопедик коррекция күпчелек очракта ким дигәндә ярты ел дәвам итәргә тиеш. Диагнозга карап, бу эш өч-дүрт елга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә һәр бала бушлай логопедик массаж һәм тейплау курсы алды, - дип аңлата белгеч.
Дәресләрдә нейропсихологик алымнар һәм Беларусь белгечләре Сеньковларның “Супермозг” методикасы да кулланылган.
Һәр баланың елмаюы — проектның төп нәтиҗәсе
Проектның иң зур нәтиҗәсе - балаларның уңышларында. Феруза Сәлимуллина бер баланың тарихын аеруча дулкынланып искә ала.
- Дүрт яшьлек бер малайны хәтерлим. Аның әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булган. Ул безгә боеккан, ябылган килеш килде. Сөйләм кимчелекләреннән тыш, психологик киртәсе дә бар иде. Дәресләрнең уртасына таба ул елмая, шатланып көлә башлады. Ә хәзер, 11 ай узгач, тулы, җәенке җөмләләр белән сөйләшә. Мондый нәтиҗәләрне күрү - безнең өчен иң зур сөенеч, - дип уртаклаша проект җитәкчесе.
Феруза командасына һәм волонтёрларга да рәхмәтен җиткерә. Алар арасында районыбыздан логопед-укытучы Севиля Заварыкина, башлангыч сыйныфлар укытучысы, дефектология факультеты студенты Эльвина Шиһабеева һәм ветеран-укытучысы Равия апа Тимербулатова да бар. Эльвина проект тәмамлангач та онлайн дәресләр үткәрүен дәвам иткән.
Зур тырышлык — олы нәтиҗә: «Логобус» проектының казанышлары
Дүрт районны колачлаган, атнага өч тапкыр юлга чыгуны таләп иткән проект командадан зур тырышлык сораган.
- Проект тәмамлангач, бик нык арыганымны сиздем. Җиңел булмады - дүрт район, атнага өч тапкыр юлга чыгу, ерак аралар... Әмма балаларның уңышлары киләчәктә дә яңа идеяләрне тормышка ашырырга, ярдәм итәргә көч бирде, - дип хисләрен уртаклашты Феруза.
“Логобус” проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтүнең матур үрнәге булды. Ул авыл балаларына белемнәрен арттыру, сәләтләрен үстерү һәм кирәкле белгечләр ярдәмен алу мөмкинлеге бирде.
Чөнки һәр бала игътибарга, кайгыртуга һәм үз хыялларын тормышка ашыру мөмкинлегенә лаек.
Нет комментариев