Татарстанның Мамадыш һәм Тәтеш районнарында сирәк очрый торган ике ысылдавык аккошны коткарганнар, дип хәбәр итә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.
Беренче очракта районда яшәүчеләр кошны белгечләргә үзләре алып килгән. Кошны тикшергән вакытта аккошның канаты җәрәхәтләнүе ачыкланган, шуннан соң аны Яшел Үзән районындагы сирәк төрләрне коткару станциясенең дәвалау корпусына җибәргәннәр.
Икенче очракта Тәтеш районы халкы күлдән инде берничә көн очып китә алмаган аккош турында хәбәр иткән. Аны тотып, ветеринарларга күрсәткәннәр. Тикшергәннән соң, кошның җәрәхәтләнгән урыннары булмавы ачыкланган, ул кешеләргә ияләшкәнгә күрә очып китмәгән. Ветеринарлар күпмедер вакыт күзәткәннән соң, аккошны шулай ук Яшел Үзән районына җибәргәннәр.
Нет комментариев