Апаста юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды
Район тормышы

Апаста юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды

15 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне. Районда әлеге уңайдан юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды.

Акция юлларда фаҗигаләрне, үлүчеләр санын һәм җәрәхәтләнүне киметү, игътибарны юл йөрү кагыйдәләренә юнәлтү, шулай ук һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашу максатыннан оештырылды. Татарстанда быелның ун аенда 2543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 271 кеше һәлак булган, 3050 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Аеруча каршы як полосага чыгу белән бәйле аварияләр зур борчу тудыра. Мондый 163 һәлакәттә 74 кеше гомерен югалткан, 260 кеше җәрәхәтләнгән.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә борчый: 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 407 авария булган, 15 бала һәлак булган, 432се җәрәхәтләнгән. Апас районы юлларында 9 айда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше һәлак булган, 8 кеше тән җәрәхәтләре алган. Каршы як юлга чыккан 117 шоферга беркетмә төзелгән. 48 шофер салмыш килеш руль артына утырган. Безнең һәр көнебез юллар белән бәйле. Юлларның имин, хәвефсез булуы күп вакыт шоферлардан һәм җәяүлеләрдән тора. Юл хаталарны гафу итми.

Каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан аварияләр иң фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Шулай ук югары тизлектә һәм саклык каешын эләктермичә йөрү дә күп кенә фаҗигаларның сәбәпчесе. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар белән йөрү дә гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк. Район үзәгендә ДАИ хезмәткәрләре һәм укучылар катнашында кисәтү акциясе узды.

Апас мәктәбенең “Яшь юл сакчылары” отряды вәкилләре, “Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Яшь армиячеләр”, форпостчылар машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча белешмәләр таратты. Әлеге акциядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова, укытучылар, җитәкчеләр дә катнашты. Яшь буынның төп бурычы - юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенә кагыйдәләрне үтәү гомерләрне саклап калачагын искәртү иде.


Нет комментариев