Узган төнне Россия төбәкләре өстендә 1198 дошман беспилотник очу аппараты тотып алынган һәм юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында (Мәскәү вакыты белән 12 ноябрь 20.00дән 13 ноябрь 8.00гә кадәр) дежур ПВО көчләре тарафыннан Әстерхан, Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Саратов, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләре өстендә һәм Кара диңгез акваториясе өстендә 1198 украин очкыч тибындагы беспилотник очу аппараты тотып алынган һәм юк ителгән», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев