Иҗат коллективы Казан шәһәрендәге М. Н. Садыков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Җиңү өчен, үзебезнекеләр өчен, Хакыйкать өчен!» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
(12 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә әлеге медицина учреждениесендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр тернәкләнү уза. Алар өчен оештырылган әлеге очрашу җылы мохиттә, ихлас хис-кичерешләргә бай булды. Апас артистлары башкаруындагы моңлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек музыкаль чыгышлар, күтәренке кәеф бүләк итүче иҗат номерлары хәрбиләрнең күңелләренә җылылык өстәде, рухи көч һәм күтәренкелек бирде.
Концерт барышында Апас муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Ватан сагында торучы батыр егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул хәрбиләргә ныклы сәламәтлек, тизрәк савыгуларын, гаиләләре белән исән-сау күрешүләрен һәм күңел тынычлыгы теләде. Хастаханә җитәкчелеге Апас районы иҗат коллективына ихлас рәхмәтен белдерде. Артистларның чыгышлары хәрбиләрнең рухын күтәрүгә, күңелләренә өмет һәм ышаныч өстәүгә зур өлеш кертүен ассызыклады, шулай ук киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү теләген җиткерде.
Бу очрашу – сәнгатьнең кешеләрне берләштерүче, күңелләргә көч һәм өмет бирүче зур рухи куәт булуын тагын бер кат раслады. Ватан сагында торучы батырларыбызга безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез һәм теләктәшлегебез чиксез. Аларга тизрәк савыгып, туган йортларына, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез! Бу хакта район мәдәният йортыннан хәбәр иттеләр.
Нет комментариев