Җәмгыять һәм без

Татарстанда томан һәм 2 градус җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми

Бүген, 18 ноябрьдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы сакланачак, республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Төбәк өстендә күк болытлы, аязлы булачак. Караңгы вакытта урыны белән әле аз гына кар явачак, ләкин көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланачак. Көньяк-көнчыгыш һәм көньяк җил, 4-9 м/с тизлектә, көндезге сәгатьләрдә кайвакыт 12 м/с кадәр көчәячәк, шул исәптән Казанда да.

Төнлә 0, -5 градус булганнан соң, көндез Татарстан буенча һава -1, +2 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев