Җәмгыять һәм без

МЧС Татарстанда көтелгән томан вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде

18 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә.

МЧС республика халкына тиешле куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Юл өлешен кичү өчен мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – диелә хәбәрдә.


Нет комментариев