Әлфия әби Гыйлаҗева: “Урман да кистек, трактор да йөрттем”
Район тормышы

Әлфия әби Гыйлаҗева: “Урман да кистек, трактор да йөрттем”

Кече Болгаер авылында яшәүче Әлфия әби Гыйлаҗева 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

 Бу көнне бик күп котлаулар кабул итте ул. Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина һәм мәдәният хезмәткәрләре Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырдылар. Әлфия әби бу көнне кабат хәтер яңартты.

-Ишле гаиләдә туып-үстем. Әни безне - биш баласын ялгыз тәрбияләде. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, безне аякка бастырыр өчен, көне-төне эштә булды. Безне дә яшьтән үк хезмәткә өйрәтте. Сыердан язмыйк дип, язгы суларда бата-бата кырдан салам ташыдык. Үлән ашап үстек, - ди Әлфия әби.

15 яшендә урман кисәргә китә ул. Яшьлегендә бик күп нужалар күрә.

- Өскә кияргә рәтле кием юк, аякларда чабата белән Тәтеш, Кама Тамагы, Биябашы урманнарында урман кисү эшләрендә булдым. Бер ел тракторда эшләдем. Бозаулар карадым. Эшләмәгән эшем калмады. Хезмәтем зур бәя алды, клубка халык җыеп, район җитәкчеләре хөрмәтләп медаль дә тапшырдылар, лаеклы ялга зурлап озаттылар үземне, - ди.

Әлфия әби тормыш иптәше Сәлимулла абый белән 6 балага гомер бүләк итән. Тик кызганыч, бала югалту ачыларын да күтәргән. Дүрт тапкыр бала югалту хәсрәтләре кичерсә дә, бүгенге көненә риза булып, якыннарына бәхет теләп, кызы Фирдания апа тәрбиясендә гомер кичерә.

 


Нет комментариев