Янгын Татарстанның Тукай районында, «Дизелист» бакчачылык товариществосында булган.
«Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсендә хәбәр иткәнчә, бакчачылык товариществосында өстәмә биналы такта мунча янган. Нәтиҗәдә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән, ул башының 1 дәрәҗә термик пешүен алган. Зыян күрүче хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Янгынның алдан билгеләнгән сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу: мунча өстәмә бинасындагы электр җылыткычның туендыру шнурының кыска ялгануы.
Нет комментариев