“Балалар белән эшләү миңа көч бирә”
Кешеләрең синең, Апасым!

“Балалар белән эшләү миңа көч бирә”

Илүзә Сираҗева укытучы-логопед булып эшли. Аның янына балалар да, олылар да бик теләп йөри. Ул дөрес сөйләм күнекмәләренә өйрәтә, аваз әйтелешендәге җитешсезлекләрне бетерү өстендә хезмәт итә.

Сөйләмдәге кимчелекләр белән көрәшүче һөнәр иясе – логопедка укытучы да, табиб та, психолог та булырга туры килә. Бу эш зур түземлек, мәрхәмәтлелек, аралашырга ярату, җаваплылык та таләп итә. Әлеге сыйфатларга ия булган кеше генә нәтиҗәләргә ирешә, райондашлар күңелен яулый.

Илүзәнең Апас урта мәктәбендә махсус бүлмәсе бар. Ул барлык кирәкле әйберләр белән җиһазланган. Әлеге эшне җәелдерү һәм тагын да камилләштерү өчен Илүзә социаль яклау идарәсе аша килешү төзи, логопед эше буенча проект тәкъдим итә. 2025 елда үзмәшгуль булып теркәлә һәм социаль килешү нигезендә матди базасын ныгыта. Логопедия һәм нейропсихология буенча яңадан әзерлек тә  уза.

фото илюзэ
Автор фото: Ләйлә Шигабиева

-Әлеге 350 мең сум акчага балалар белән эшләү өчен төрле җиһазлар, массаж ясау җайланмалары, уенчыклар, келәмнәр алдым. Узган ел үз теләгем белән кабат белемемне арттырдым. Хәзер мин баланың югары психик функцияләрен (хәтер, игътибар, сөйләм һ.б.) торгызуга яки үстерүгә юнәлдерелгән методлар һәм күнегүләр комплексы да алып барам, - ди ул.

Әлеге үзенчәлекле һөнәр иясе булу Илүзәнең балачак хыялы. Мәктәпне тәмамлау белән югары белем алырга юл ала ул.

-Казанда клиник психология бүлеген тәмамладым. Укыганда ук башкалада нейропсихология үзәгендә эшләдем. Биредә тәҗрибә тупладым, эш серләренә өйрәндем. Кулыма диплом алгач, Апаска кайтып үземә кечкенә генә бүлмә ачарга хыялым бар иде. Социаль контрактны алып, хыялымны тормышка ашырдым, - ди Илүзә.

фото илюза2
Автор фото: Ләйлә Шигабиева

«Телдән — нерв системасына: нейростимуляция ничек эшли»

Аның бүлмәсендә кирәкле барлык җиһазлар да бар. 1,5 яшьлек баладан алып, олы кешеләргә кадәр мөрәҗәгать итә. Шөгыльләнүчеләрнең яше чикләнмәгән. Кайберләре атнага бер тапкыр килә, катлаулылыкка карап, атна дәвамында йөрүчеләр дә бар. Дәресләр махсус җиһазландырылган логопедик кабинетта үткәрелә.

 -НейроПорт - транслингваль нейростимуляция өчен махсус аппарат булдырдым. Аның бурычы - баш миенең сөйләм зоналарын активлаштыру, нейропластиклыкны (баш миенең яңа бәйләнешләр булдыру сәләтен) яхшырту һәм төп коррекция эшенең нәтиҗәсен көчәйтү өчен тел аша нерв системасын йомшак кына стимуллаштыру. Балаларга да, олыларга да бара. Кечкенәләргә тел чыгып бетәргә, зуррак балаларга авазларны, хәрефләрне куярга булышабыз.

Инсульт кичергән, башлары белән бәйле төрле тән җәрәхәтләре алган кешеләргә дә бу аппарат булыша. Шулай ук вибростим җиһазын да булдырдым. Ул да балаларга хәреф һәм авазлар куярга ярдәм итә. Төрле балалар белән төрлечә шөгыльләнәбез. Һәр балага да бер үк төрле программа туры килми. Аппарат белән 10 көн дәвамында шөгыльләнү кирәк. Логопедик массаж үткәрү, махсус техникалар куллану бик файдалы. Массаж махсус җайланмалар ярдәмендә башкарыла, - диде ул.

фото илюза4
Автор фото: Ләйлә Шигабиева

«Индивидуаль план, даими күзәтү: сөйләм үсешенең һәр этабы контрольдә»

Илүзә Сираҗева – яшь белгеч. Әле күптән түгел генә эшли башласа да, балалар, райондашлар белән уртак тел табарга өлгергән. Эшенең нәтиҗәләре дә күренә.

- Балалар белән шәхси логопедик эш алып барам: сөйләм үсешенә диагностика ясыйм, тавыш әйтелешенә төзәтмәләр кертәм, фонематик ишетүне үстерәм, сөйләмнең лексик-грамматик төзелешен формалаштырам. Логопед шөгылен тәмамлаган балалар да бар. Рәхмәт сүзләрен дә еш ишетергә туры килә. Хәтта күрше районнардан да мөрәҗәгать итүчеләр бар. Балалар белән эшләү бик ошый. Ул миңа көч бирә. Нәтиҗә булган саен күбрәк эшлисем килә. Һәр балага дөрес юнәлешне сайларга тырышам, өстәмә шөгыльләнгән, программаны үзгәрткән очраклар да бар, - ди ул.

Бүлмәгә килгән балалар үзләренә уңай караш сизә. Һәр кешегә игътибарлы, ягымлы да ул. Аларга төрле уен формалары тәкъдим ителә. Лексик темалар буенча карточкалар җыелмасы, сулышны үстерү һәм вак моторика өчен ярдәмлекләр, интерактив күнегүләр куллана ул. Һәр балага якын килеп, сөйләм бозылу үзенчәлекләрен, материалны үзләштерү яшен һәм тизлеген исәпкә алып, индивидуаль коррекцион эш планы төзелә. Үсеш диагностик карталар һәм даими кисемнәр ярдәмендә күзәтелә, - ди яшь белгеч.

фото илюза 3
Автор фото: Ләйлә Шигабиева

Укучылар бу бүлмәгә теләп керә. Ачык йөзле, тәмле телле Илүзә апалары аларга шунда ук эш тә кушып өлгерә. Кабинетта дидактик материалларның, кулланмаларның ниндие генә юк. Дәресләр вакытында барысы да ярдәмгә килә.

-Илүзә апага бик яратып керәбез, ул җайлап кына эшли, миңа бик ошый, - ди Рамина Гыйсмәтуллина.

Илүзә Сираҗеваның әти-әниләргә, өлкәннәргә киңәшләре дә бар.

-Балаларның кәрәзле телефонда, гаджетларда утыруларына караганда,  вак моториканы үстерүгә, рәсемнәр ясау, пластилиннан төрле фигуралар әвәләүгә игътибар бирүләрен телим. Китаплар укырга, күбрәк сөйләшергә кирәк. Әти-әниләр минем төп ярдәмчем, алар белән аралашып эшлим, - ди ул.

«Социаль контракт кысаларында — җиһазланган кабинет һәм уңайлы шартлар»

«Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2023 елның 25 декабрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү, шул исәптән социаль контракт турында» карар кабул ителә. Социаль контракт үз эшен башларга теләүчеләргә хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

-Илүзә Сираҗева 2025 елда үзмәшгуль булып теркәлде. Ул логопед булып эшли. Логопед һәм нейропсихология буенча укулар үтте. Аның җиһазланган эш бүлмәсе бар. Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уңайлы шартлар тудырылган, - ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина.

 

 


Нет комментариев