Җәмгыять һәм без

Түбән Камада җылылылык һәм кайнар су бирү тулысынча торгызылды

Бу хакта Радмир Беляев үз сәхифәсендә хәбәр итте.

Кичә кичкә җылылык челтәрендә су басымын җайга салганнар, аннары суны тиешле температурага кадәр җылытканнар. Иртән һәр йортта кайнар су булсын өчен, белгечләр төне буе насосларны эшләтеп, җылылык системасының эшен җайга салган.

Радмир Беляев һөҗүм нәтиҗәләрен тиз арада бетерү өчен төне буе эшләгән «Татэнерго» җәмгыяте, коммуналь һәм авария хезмәтләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул шәһәр халкына да сабырлыклары һәм хәлне аңлап кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Йортыгызда җылылык яки кайнар су белән бәйле кыенлыклар әле дә бар икән, идарәче оешмагызга хәбәр итегез. Шулай иткәндә, белгечләр мәсьәләне тизрәк хәл итә алачак.


Нет комментариев