Апаста «Тоннель» узачак
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Тоннель» узачак

17 ноябрьдә ДАИ бүлекчәсе һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чарасын үткәрү планлаштырыла.

Чараның максаты - Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны профилактикалау, пассажирлар йөртү (автобуслар, ларгуслар, таксилар) белән бәйле, балаларны махсус утыргычтан башка йөртүгә бәйле, транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүгә бәйле йә транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган хокук бозуларны кисәтү.

“Тоннель” Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр уза.

 


Нет комментариев