Олы Бакырчы авылында каз өмәләре гөрли
Җәмгыять һәм без

Олы Бакырчы авылында каз өмәләре гөрли

Шундый матур өмәләрнең берсе Фәния апа Гәрәева хуҗалыгында узды. Быел ул 85 каз үстергән.

Авыл апалары өч көн дәвамында күмәкләшеп каз йолкыганнар, аларны чистартып, эшкәрткәннәр. Эшне җыр-моңга күмеп, күңелле итеп башкарганнар. Борынгыдан килгән каз өмәсе йолалары бүген дә авыл тормышына ямь өсти.


Нет комментариев