Бу хакта “Апаста дини хәят” макс каналында хәбәр ителә.
Татар Черкене авылында җирлектә яшәүче ир-атлар катнашында вәгазь кичәсе оештырылган. Кичә барышында авылдашлар бергә җыелып, дин, әхлак, гаилә кыйммәтләре һәм тормыш мәсьәләләре турында фикер алышкан. Вәгазь-нәсыйхәтләрнең төп темалары Аллаһ Раббыбызны тану, Аның әмерләрен үтәү, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең күркәм әхлагы, гаиләдә һәм җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләр, дини гыйлем алу һәм динебезне тарату булган.
Нет комментариев