Җәмгыять һәм без

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны җидегә җиткән

Түбән Каманың сәнәгать объектларына пилотсыз очкычлар һөҗүм итү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны җидегә җиткән. Бу хакта шәһәр башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, алты зыян күрүчегә район үзәк хастаханәсендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Тагын бер зыян күрүче - Росгвардия хезмәткәре - операциядән соң стационарда дәвалана. Хәзерге вакытта ул аңына килгән.

“Кызганыч, сәнәгать объектларына һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бүгенге көндә бездә җиде зыян күрүче бар. Алтысына оператив рәвештә район үзәк хастаханәсе барлык кирәкле ярдәмне күрсәтте. Безнең бер Росгвардия хезмәткәре операциядән соң стационарда, аңына килде”, - дип белдергән Радмир Беляев.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев