Мәдәни һәм иҗтимагый тормыш кышкы чорда да дәвам итәчәк, район халкын саф һавада күңелле чаралар һәм вакыйгалар көтә.
(16 ноябрь, “Апастово-информ”).
Район хакимиятендә ТР Шәһәр үсеше институты Фонды вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә «Татарстанда кыш» республика проектының яңа сезоны һәм «Күрше» фестиваленең старт алуы турында сөйләштеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, мәдәният хезмәткәрләре, “Беренчеләр” хәрәкәте активистлары, яшьләр оешмалары белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында фонд белгечләре «Татарстанда кыш» проектының төп концепциясен тәкъдим итте. Шулай ук узган “Татарстанда җәй” чорына да йомгак ясады, яңа сезонга әзерлек алып бару буенча киңәшләрен бирделәр.
«Татарстанда кыш» проектының иң матур өлеше, аның җанлы рухы булып «Күрше» фестивале тора. “Күрше” фестивале күршеләрне таныштыра, дуслаштыра, бердәмлек хисе тәрбияли. ТР Шәһәр үсеше институты Фонды белгечләре белдерүенчә, Татарстанда «Күрше»фестиваленең кышкы сезонына гаризалар кабул итү башланган. Быел катнашучыларга берьюлы өч формат тәкъдим итәләр, ә гомуми приз фондын 40 млн сум дәрәҗәсендә саклап калынган. «Күрше» нең төп бурычы ачык һавада кимендә өч чара үткәрергә һәм кимендә 600 кешене җәлеп итәргә әзер булган командаларга исәпләнгән.
Үзмәшгульләр 600 мең сумга кадәр ала алачак, юридик затлар һәм ИП — 1 млн сумга кадәр. Быел тәкъдим ителгән яңа юнәлеш “Күрше. Беренче адым" яңа башлаучы оештыручылар өчен билгеләнгән. Алар өчен гадиләштерелгән гариза, мәҗбүри финанслау булмау һәм 300 мең сумга кадәр ярдәм каралган. “Күрше”фестивале районда актив оештырыла. Районның “Беренчеләр” хәрәкәте белгече Румия Идрисова өченче тапкыр грант бәйгесендә катнашып, ярдәм алуга ирешә.
Аның нигезендә Румия Идрисова “Беренчеләр” хәрәкәте кураторы Гөлназ Хантимирова белән бергәләп ишегалларында төрле кызыклы чаралар, бәйрәмнәр, мастер-класслар уздыралар. Чараларда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаша. Румия Идрисованың һәм Гөлназ Хантимированың хезмәте ТР Шәһәр үсеше институты Фонды тарафыннан да югары бәя алды.
Нет комментариев