Түбән Камада яшәүче кыз телефон аферистларына ышанып, 600 мең сум югалткан.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда сөйләгәнчә, Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек кызга билгесез хатын шалтыраткан, үзен Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган һәм мошенникларның аның шәхси мәгълүматларын кулланырга тырышулары турында сөйләгән. Шуннан соң кызга ялган ФСБ хезмәткәре шалтыраткан һәм акчаны «имин счетка» күчерергә үгетләгән. Шул ук вакытта ул аңа якыннарына берәр нәрсә сөйләргә тыйган.
Түбән Камада яшәүче кыз үз счетларыннан да, әти-әнисенең счетларыннан да акча алган, аларның бер өлешен мошенниклар күрсәткән счетларга җибәргән, ә икенче өлешен QR-код аша күчергән. Алдану корбаны булганын аңлагач кына, кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.
Нет комментариев