«Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар.
Инде кайбер металл конструкцияләр җыелган, түбән каркас та җыелган, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйга урыныннан.
Искә төшерик, Казандагы төп чыршы традицион рәвештә Россиядә иң биекләрнең берсе булып тора – якынча 35 метр. Узган елларда чыршының үзгәрмәс юлдашы 60 метр диаметрлы, яктылык элементлары белән бизәлгән «Шатер» мультимедиа конструкциясе булды. Алар бергәләп шәһәр халкы өчен гаҗәеп яктылык-музыкаль шоу тудырды, ул шәһәрнең Яңа ел бизәлешенең визит карточкасына әверелде.
Быел «Чаша» янында Яңа ел шәһәрчеген булдыруга 18,2 млн сум бүлеп бирелгән. Конструкцияне монтажлаудан тыш, ясалма ылыс, гирляндалар һәм шарлардан бизәлеш тудырылачак. Шулай ук ике яктылык инсталляциясе урнаштырылачак.
Нет комментариев