Районда хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Район тормышы

Районда хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(16 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Яңа ел яллары вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итү, хокук бозуларны кисәтү һәм киләсе елга ведомстволарның уртак эшен планлаштыру, комиссия утырышының төп темалары булды.

  Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, киләсе елга план барлык ведомстволарның системалы, комплекслы эшләвенә юнәлдерелгән. Расланган планга балигъ булмаганнар арасында һәм хокук бозуларын профилактикалау, халыкны хокукый яктан агарту мәсьәләләре кертелгән. Киңәшмәдә соңгы вакытта киң таралган интернет җинаятьчелек, кибермошенниклык очракларын кисәтү буенча чаралар күрү кирәклеге дә ассызыкланды. Аеруча өлкәннәрне кайгырту мөһимлеге әйтелде.

  Куркынычсызлык мәсьәләләре буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнил Мингалиев чыгыш ясады. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны уздыру чорында район территориясендә террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча беренчел чараларны тәэмин итүгә тукталды. Фәнил Мингалиев районда җәмәгать урыннарында тәртип бозу очракларының кимүе хакында да әйтте.


Нет комментариев