Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, Акхуҗа авылының бер төркем “Көмеш волонтер”лары, бердәмләшеп, “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.
Авылдашларыбыз белән бергәләп кулдан өй токмачы кисү, төрле шифалы үләннәрдән хуш исле чәйләр әзерләү буенча изге эш башкардык.Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар нәкъ менә авыр вакытларда сынала. Аллага шөкер, бу күркәм сыйфатлар безнең авылдашларыбызның һәркайсына хас. Бергә, күмәк көч белән тотынганда гына, һәр эшнең нәтиҗәсе була. Күңел җылыбызны, изге теләкләребезне кушып әзерләгән ярдәмебез адресатларына барып ирешсен, егетләребезгә көч һәм рух өстәсен, күңелләрендә өмет уятсын иде. Һәркайсына исәнлек-саулык, сабырлык телибез. Барысына да тиз арада исән-имин туган якларына, гаиләләре янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын! Әмин!
Әлеге игелекле эштә катнашкан авылдашларыбыз - безнең “Көмеш волонтер”ларыбыз: Миләүшә Сөнгатуллина, Суфия Курамшина, Мансура Курамшина, Гөлия Хәйруллина, Галина Антонова, Вера Петрова, Тамара Хощенко, Гөлназ Гайнуллина, Вера Марфушкина, Елена Валькова, Фәемә Садриева, Равилә Мөхәммәтшина.
Кадерле, уңган авылдашларыбыз! Сезгә чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм! Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Эшләгән эшләрегез уң булсын, йөргән юлларыгыз имин булсын! Гаиләләрегезгә бәрәкәт, күңелләрегезгә тынычлык, үзегезгә ныклы сәламәтлек телим. Авылымда шундый мәрхәмәтле, миһербанлы, ярдәмчел кешеләр яшәве белән чын күңелемнән горурланам. Кечкенә генә игелекле гамәл дә зур өмет һәм ышаныч бүләк итә бит. Күкләребез һәрчак аяз, ил-көннәребез тыныч булсын! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын! Әмин!
Зөлфия Вәлиуллина,
Азбаба мәктәбе укытучысы.
Нет комментариев