Казанның Бауман урамында урнашкан тарихи “Каретников йорты” дәүләт милкен хосусыйлаштыру программасы кысаларында аукционга чыгарылган.
Аның башлангыч бәясе нибары 1 сум тәшкил итә. Сүз Бауман урамы, 66 нчы йорт адресында урнашкан бинадагы гомуми мәйданы 587,2 квадрат метр булган торак булмаган бина турында бара. 1888 елда төзелгән “Каретников йорты” федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булып санала.
Аукционда катнашу өчен 4 млн 551 мең 164 сум 20 тиен күләмендә задаток түләргә кирәк. Конкурсның бәя күтәрү адымы - 1 млн 137 мең 791 сум 5 тиен. Объектның башлангыч бәясе символик рәвештә 1 сум итеп билгеләнгән. Моның сәбәбе - бинаның бүгенге торышы канәгатьләнерлек булмау һәм аңа реставрация үткәрү кирәклеге. Яңа хуҗа тарихи бинаны мәдәни мирас объектларын саклау турындагы закон таләпләрен үтәп торгызырга тиеш булачак. Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев