Биеш мәктәбендә „Яшь.IT“ гәҗитенең беренче саны тәкъдим ителде
Мәгариф

Биеш мәктәбендә „Яшь.IT“ гәҗитенең беренче саны тәкъдим ителде

Биеш урта мәктәбендә Алдынгылар хәрәкәтенең «Китап җаны» медиа-проекты кысаларында яңа гәҗитнең беренче саны тәкъдир ителде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнгән «Яшь.IT» гәҗите яшьләрне әдәбият, туган тел һәм милли мәдәният белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куя.

Беренче санда:

Сара Садыйкова иҗатына багышланган «Клуб хроникасы»,яңгырлы кичләр өчен биш китап тәкъдим иткән «Редакция сайлавы», шулай ук интервьюлар һәм яшь иҗатчылар өчен «Иҗат остаханәсе» урын алган. Гәҗит ике телдә — татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Ул ике форматта дөнья күрә: цифрлы версияне мәктәпнең, китапханәнең һәм Алдынгылар хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә укып була, ә кулъязма варианты Апас Үзәк китапханәсендә сакланачак.


Нет комментариев