Апастан кабат гуманитар ярдәм китәчәк
Җәмгыять һәм без

Апастан кабат гуманитар ярдәм китәчәк

25 ноябрьдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк. Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбызны кабат ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз.

-Хөрмәтле райондашлар! Ир-егетләребез бездән читтә, андагы тормыш шартларына гаиләсен, балаларын, әти-әнисен, туган ягын сагыну хисе дә өстәләдер. Без алар күңелен, батыр егетләребез кичергәннәрне тулысынча аңлап та бетерә алмыйбыз. Ләкин без алар белән йөрәк, күңел җылыбызны бүлешә, игътибар белдертә, хәлдән килгәнчә ярдәм итә алабыз.

Без 2022 елдан бирле Ватаныбыз сагында торучы һәм безнең иминлекне тәэмин итүче якташларыбыз – хәрбиләрне кайгыртуны бер генә минутка да онытмаска тиешбез. Ил иминлеге сагында торучы якташларыбыз өчен кирәкле әйберләрне җыюда барыбыз да үз өлешен кертсә, ул җиңү өчен дә керткән көчебез булыр иде, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Безнең егетләребезгә туган якта аларны көтүләрен, алар өчен борчылуларын тою Ватан алдындагы изге бурычны үтәүгә ярдәм итә. Махсус хәрби операция зонасында катлаулы бурычларны үтәүче егетләргә туган җирдән ярдәм алу зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта хәрбиләрдән бик күп үтенечләр килә. Гуманитар ярдәм алар ихтыяҗын исәпкә алып туплана. Сездән кирәкле ярдәм җыюга актив кушылуыгызны сорыйбыз.Аеруча квадрокоптерлар, дроннар, антидрон одеяллар, генераторлар, көрәкләр, шуруповертлар, бораулар, бензопычкылар, OСБ плитәләр, электр кабельләре, капчыклар, полиэтилен, перчаткалар, газ баллоннары, җылы кием, гигиена чаралары, озак вакыт сакланучы азык-төлек продуктлары, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк.

 

Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.

Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы). Картага бәйләнгән телефон номеры - 8 903 062 08 08.


Нет комментариев