Җәмгыять һәм без

Казанда меңнән артык укучы ясалма фәһем серләренә өйрәнә

Казанда 44 мәктәптә ясалма фәһем буенча 59 түгәрәк эшли.

Аларда меңнән артык укучы заманча технологияләр белән таныша, нейрочелтәрләр ярдәмендә текстлар язарга, рәсемнәр ясарга һәм үз проектларын булдырырга өйрәнәДәресләр укучыларның яшенә карап оештырыла. Кече сыйныфлар цифрлы грамоталылык нигезләрен үзләштерсә, өлкәнрәк балалар нейрочелтәрләргә дөрес сораулар бирергә, мәгълүматларны анализларга һәм программалаштыру белән шөгыльләнергә өйрәнә. Укучылар арасында ясалма фәһемгә дөрес сорау бирү, ягъни промптинг аеруча кызыксыну уята.

Балалар кирәкле җавап алу өчен биремне төгәл формалаштырырга һәм шартларны дөрес билгеләргә өйрәнә. Түгәрәкләрдә төрле кызыклы проектлар да булдырыла. Совет районында укучылар тарихи һәйкәлләргә багышланган виртуаль монологлар әзерләгән. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында хис-кичерешләрне таный торган детекторлар, калдыкларны аера торган системалар һәм чат-ботлар эшләгәннәр. Башка районнарда нейрочелтәрләрне имтиханнарга әзерләнү һәм медиапроектлар булдыру өчен кулланалар. Дәресләрдә цифрлы куркынычсызлык мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Укучылар шәхси мәгълүматларны сакларга, ялган видео һәм аудиоязмаларны танырга, нейрочелтәрләр биргән җавапларның дөреслеген тикшерергә өйрәнә. Укытучылар ясалма фәһемнең дә ялгышырга мөмкин булуын аңлата.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, “Укытучы - ул ясалма фәһем түгәрәге җитәкчесе дә” бәйгесендә катнашу мөмкинлеге саклана. Конкурс нәтиҗәләре 27 ноябрьдә билгеле булачак.Исегезгә төшерәбез, 2026-2027 уку елында Казанның 44 мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем түгәрәкләре ачылган. Аларны республика бәйгесендә җиңгән 59 укытучы алып бара. Һәр мөгаллим түгәрәк оештыру өчен 258 мең сум күләмендә грант алган.

 

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев