Апас урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе юнәлеше буенча семинар-киңәшмә узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, балаларга өстәмә белем бирү һәм психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе җитәкчесе Айгөл Кашапова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, тәрбия буенча киңәшчеләр һәм комиссия әгъзалары катнашты.
Семинарда мәгариф оешмаларында тәрбия һәм профилактика эшләрен оештыру, балаларның иминлеген һәм террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, аерым категориядәге укучылар белән эшләү һәм башка мәсьәләләр каралды. Катнашучылар шулай ук булган проблемалар турында фикер алыштылар, аларны хәл итү юлларын барладылар. Айгөл Кашапова чыгыш ясап, әлеге юнәлешләрдәге эшнең мөһимлегенә тукталды.
Нет комментариев