Җәмгыять һәм без

Түбән Кама мэры исеменнән ялган Telegram-канал булдырганнар

Бу хакта шәһәр башлыгы үзе хәбәр иткән.

Мошенниклар Түбән Кама мэры Радмир Беляев исеменнән ялган Telegram-канал ачкан. Аның сүзләренчә, мошенниклар рәсми каналның исемен, фотосурәтен һәм язмаларын күчергән, әлеге ресурс аша ялган мәгълүмат тараталар. Радмир Беляев ялган каналның берничә көн элек кенә төзелүен искәртә һәм халыкны андагы хәбәрләргә ышанмаска, аккаунтка шикаять юлларга чакыра. Шәһәр башлыгы кисәтүне якыннарына да җиткерүне сораган.

Чыганак: “Татар-информ”. Александр Сергеев.


Нет комментариев