Каратун мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү эше дәвам итә. Авылның актив апалары җылы оекбашлар бәйли, маскировка челтәрләре үрә.
“Салкын көннәр җитте. Егетләребезнең аяклары өшемәсен, аяклары җылыда булсын дип, оекбашлар бәйлибез. Аларны кыска вакытлы ялга кайткан егетләргә үзләренә үк тапшырабыз. Шулай ук маскировка челтәрләре үрәбез. Аларны Апастагы “Алга” яшүсмерләр клубында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына илтәбез”, - дип сөйли Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова.
Әлеге эшләргә күбесенчә лаеклы ялдагы авыл апалары теләп кушыла.
“Апалар бик активлар. Аз гына булса да ярдәмебез тисен дип тырышалар. Барыбызның да теләге бер - дөньялар тизрәк тынычлансын, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын”, - дип хәбәр итте Гөлназ.
Нет комментариев