Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары белән очраштылар
Дин

Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары белән очраштылар

Апасның “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең якыннары белән очрашу узды.

Очрашуны район мөхтәсибәте, район җитәкчелеге һәм “Хәҗәр” үзәге оештырды. Анда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та катнашты.

Чараның төп максаты - һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашу, аларга рухи яктан ярдәм күрсәтү, мәрхүмнәрнең рухына дога кылу иде. Очрашуда Коръән сүрәләре укылды, догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде. Катнашучылар гаиләләрнең хәл-әхвәле белән кызыксындылар, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, мөмкин булганча ярдәм итү юлларын барладылар.

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Ахырдан махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннарына күчтәнәчләр тапшырылды.


Нет комментариев