Апаста бала хокукларын яклау көненә багышланган чара узды
Җәмгыять һәм без

Апаста бала хокукларын яклау көненә багышланган чара узды

Мәгълүмати чарада аграр көллият студентлары катнашты.

(19 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова аграр көллият студентларын сәламләп, 20 ноябрь – бала хокукларын яклау көненең мөһимлеген билгеләп узды. Шулай ук районда балалар, яшүсмерләр өчен күп кенә мөмкинлекләр булдырылуын әйтте. Район прокуроры Юрий Васильев студентларга киңәшләрен бирде үз хокукларын белергә өндәде. Ул шулай ук интернет киңлегендә дә сак булырга кирәклеге, мошенниклар тозагына эләгү ихтималлыгы хакында кисәтте.

  Районның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Алсу Хәйруллина үз хокукларыңны белеп, дус яшәргә чакырды. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина бала хокукларын яклау көненең тарихына тукталды, мөһим мәгълүмат җиткерде.

  Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина яшүсмерләргә үз хокукларын белү белән беррәттән бурычлар турында онытмаска киңәш итте. Ул шулай ук балаларның интернет уеннарга тартылуы, әлеге мавыктыргыч уеннарның көчле психологик тәэсир ясавы һәм мошенниклар тозагына эләгүе нәтиҗәсендә килеп чыккан аяныч хәлләр турында да искәртте, уяу һәм сак булу кирәклеген әйтте.

  Чарада бала хокукларын яклау көненә багышланган районкүләм бәйге җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Аларга Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.


Нет комментариев