20 нче ноябрь - якташыбыз Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Х.К Андерсен исемендәге почетлы диплом, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, «Мактау билгесе» ордены, ТР ның «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе Шәүкәт Галиевнең туган көне. Исән булса 98 яшь булыр иде.
Данлыклы якташыбыз Шәүкәт аганы искә алу уңаеннан, Апаста аның бюстына чәчәкләр салдылар. Данлыклы якташыбызның шигырьләре, җырлары яңгырады, аның турында истәлекләр яңарды. Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның тууына - 98 ел. Малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә. Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте.
Нет комментариев