Ярышлар райондашларны шахмат уенына җәлеп итү, райондашлар арасында иң оста шахматчыларны ачыклау максатыннан оештырылды.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста яшәүче Ленар Гатауллин бала чагыннан ук шахмат уйнарга ярата. Хәзер дә ул шахмат өстәле артына еш утыра. Шахмат уйнау серләрен яхшы белгән Ленар Гатауллин үз осталыгын балалары белән дә уртаклаша.
“Шахмат - гадәти уен гына түгел, ул - кешенең фикерләү сәләтен үстерүче спорт төре. Шахмат кешенең аңына, уйлау, фикерләү сәләтенә зур йогынты ясый. Шахматны үз итүчеләр һәрбер эшен алдан уйлый белә, сабыр һәм игътибарлы, һәр эшкә җаваплы карыйлар. Ярышларны да шахмат уенына кызыксыну уяуту максатыннан оештырдым. Яшьләр, балалар әлеге спорт төрен үз итсен иде”, - дип тели Ленар Гатауллин.
Иң оста уйнаучыларга Ленар саллы бүләкләр дә әзерләгән иде. Ленар Гатауллинга район җитәкчелегенең дә олы хөрмәте белрелеп, Рәхмәт хаты тапшырылды. Ленар Гатауллин Апаста яши. Тормыш иптәше Гөлназ белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тырыш гаилә үз йортларын җиткергән. Ленар районның газ хезмәтендә эшли. Эшендә дә сынатмый, җаваплы вазифа башкара.
Нет комментариев