21 ноябрь — салым инспекциясе, телевидение һәм хисапчылар көне
Җәмгыять һәм без

21 ноябрь — салым инспекциясе, телевидение һәм хисапчылар көне

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һөнәри бәйрәмнәр белән ихлас котлый.

21 ноябрь – салым инспекциясе хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле әлеге өлкәдә эшләүче райондашларыбыз, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм. Билгеле булганча, район бюджеты һәм акча әйләнеше сезнең тырышлык нәтиҗәсендә туплана һәм көйләнә. Хезмәтегез сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә. Киләчәктә дә, үз хезмәтегезгә тугры калырга, алга куелган бурычларны намус белән үтәргә язсын, тормышыгызда, гаиләгездә уңышлар насыйп булсын.

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне дә. Вакыйгалар үзәгендә кайнаучы, яңалыкларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирүче хезмәткәрләрне тәбрик итәм. Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре! Сезнең хезмәтегез горурлану хисләре уятсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телим.

21 ноябрь – хисапчылар да һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Хисапчы – игътибар, тырышлык таләп итә торган һөнәр. Районыбызда төгәл, җаваплы хезмәт башкаручы әлеге хезмәт ияләре бихисап. Хөрмәтле хисапчылар! Сезгә хезмәт сөючәнлек, эштә җиңеллек, коллективта бердәмлек, тормышта бәхетле һәм тыныч мизгелләр, күңел гармониясе, сәламәтлек телим.

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев