Җәмгыять һәм без

Кешеләргә яхшы хәбәрләр дә кирәк

Казанда узган “Госкоммуникации” форумында уңай яңалыкларның әһәмияте һәм аларга аудиториянең мөнәсәбәте турында фикер алышканнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Республикасы Идарә итү үзәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Чарада Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетларының 90 матбугат сәркатибе катнашкан. Форум Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Администрациясе белән берлектә оештырылган. “Диалог” һәм “Диалог Регионы” оешмалары генераль директоры Владимир Табак билгеләп үткәнчә, бүген кешеләр уңай яңалыкларга аеруча мохтаҗ. Берничә ел дәвамында катлаулы мәгълүмати шартларда яшәгәннән соң, һәркемнең тынычланырга һәм игътибарын яхшы хәбәрләргә юнәлтергә теләве табигый.

Шул ук вакытта эксперт тискәре хәбәрләрнең интернетта күбрәк укылуын әйтте. Аның сүзләренчә, уңай яңалыклар әзерләү - катлаулырак эш, чөнки алар һәрвакытта да зур шау-шу тудырмый.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев