Һава торышы

Татарстанда ноябрь ахыры гадәттәгедән җылырак булачак

Татарстанда 21-30 ноябрьдә уртача һава температурасы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта Россиянең Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, республикада уртача температура минус 1,7 градус булачак, Казанда минус 1,1 градус тәшкил итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-noyabr-axyry-gadattagedan-ylyrak-bulacak-5932402


Нет комментариев