Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиевне искә алдылар
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиевне искә алдылар

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиевнең туган көне уңаеннан, аның туган авылында искә алу кичәсе узды. Әгәр исән булса, данлы якташыбызга 98 яшь тулыр иде.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Олы Бакырчы авылы мәдәният йортына шагыйрьнең авылдашлары, иҗатына гашыйк райондашлар җыелды. Шәүкәт абый Галиевне һәркем олы хөрмәт белән искә алды, аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Алар арасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина, музей ветераны Рәмис Ногманов, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та бар иде.

  Бөек якташыбызның исеме һәм аның иҗаты район тарихында зур урын алып тора. Аның исеме халык күңелендә мәңге яши. Сәхнә түренә чыккан һәркем әнә шулай горурланып сөйләде, шулай ук районда Шәүкәт ага Галиевнең исеме мәңгеләштерелүе, Апаста бер урамга аның исеме бирелүе, туган авылында музее эшләве һәм бик күп истәлек чаралары үтүе хакында сөйләде.

  Апасның Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина музей фондында Шәүкәт абый турында бик күп истәлекләр, шагырьнең шәхси әйберләре, экоспонатлар саклануы хакында әйтте. Ул шулай Олы Бакырчыда эшләп килүче Шәүкәт Галиев исемендәге музейның җитәкчесе Рузилә Кәлимуллинага, бүгенге көндә була үстерү ялында булган Зөбәрҗәт Кәлимуллинага эшендә уңышлар теләде, озак еллар җитәкчелек иткән, бик күп истәлекләр булдырган Рәшит Гыйльметдиновка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  Сәхнәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Шәүкәт Галиев исемен йөртүче Олы Бакырчы мәктәбе укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре дә чыгышлары белән сокландырды.


Нет комментариев