Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хатын-кызларның аерым очракларда 60 яшькә кадәр балага уза алуын белдергән.
Аның сүзләренчә, моның өчен хатын-кызның бала табу сәләте һәм күрем циклы сакланган булырга тиеш. Шулай ук гормональ система, генетик үзенчәлекләр һәм медицина ярдәме дә мөһим роль уйный. Онищенко ир-атларда әти булу мөмкинлеге дә шактый озак - 90 яшькә кадәр диярлек сакланырга мөмкин, дип билгеләп үткән. Академикның бу сүзләре Кытайда 60 яшьлек хатын-кызның бала табуы турындагы хәбәрләрдән соң яңгыраган.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев