Телефондагы документ фотолары өчен җаваплылык бармы?
Җәмгыять һәм без

Телефондагы документ фотолары өчен җаваплылык бармы?

Белгеч аңлатуынча, шәхси мәгълүматлар белән эш иткәндә сак булырга кирәк.

Башка кешенең паспорты фотосының телефонда булуы үзе генә җинаять булып саналмый. Мәсәлән, туган кеше билет сатып алу яки бронь ясау өчен документ күчермәсен үзе җибәргән очракта, бу автомат рәвештә җинаять җаваплылыгына китерми.

Шул ук вакытта хезмәт вазыйфалары буенча клиент документларын шәхси телефонга күчереп сакларга да хокук юк.

Эксперт документлар инде кирәк булмаса, телефондагы фотолар һәм йөкләнгән файллар белән беррәттән хәбәрләр тарихын һәм болыт саклагычындагы күчермәләрне дә тикшереп, аларны бетерергә киңәш итә.

 

Автор: Денис Таваев

Чыганак: https://kiziltan.ru

фото: Алия Тимургазиева


Нет комментариев