“Математика – җитди фән. Аны үзләштерүгә теләк тудыру, темаларны балаларга җиңел һәм кызыклы итеп аңлату мөһим”, - ди Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Мөхәммәтшина.
Мәктәп ишеген ачып керү белән балалар дөньясына чума ул. Өйгә кайткач та эше читкә куелмый. Тормышы да, булмышы да һөнәре белән үрелеп бара. Гүзәл Мөхәммәтшинаның мәктәптә эшчәнлеге күпкырлы. Ул математика серләрен төшендерү белән беррәттән, инновацион эшләр буенча директор урынбасары вазифасын да башкара. Балалар иминлеген саклауга, юл фәне нигезләрен өйрәтүгә дә зур игътибар бирә.
10 елдан бирле “Яшь инспекторлар” отрядын җитәкли. Гүзәл Мөхәммәтшина тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. 2000 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм читтән торып укырга керә. Шул вакытта ук туган авылында хезмәт юлын башлап җибәрә - балалар бакчасына эшкә килә. Азрак тәҗрибә туплагач, Тәүгелде, Тутай, Иске Әнәле мәктәпләрендә эшли. 2020нче елдан Апас мәктәбендә математика фәнен укыта башлый.
-Укытучы һөнәрен сайлавымның сәбәпчесе – математика укытучым Рузалия апа Мөхәммәтҗанова. Ул безне бик тирәнтен математика фәненә өйрәтте. Аның дәресләре аша мин математикага тартылдым. Укытучым кызыксыну уятып, миңа дөрес юл күрсәтте. Остазым Олы Бакырчы авылында яши, аңа рәхмәтләремне җиткерәм, - ди Гүзәл.
Нет комментариев