Өлкәннәргә рәхмәт һәм ихтирам: Олы Бакырчы мәдәният йортында бәйрәм чарасы
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Өлкәннәргә рәхмәт һәм ихтирам: Олы Бакырчы мәдәният йортында бәйрәм чарасы

Олы Бакырчы мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Картаямени соң йөрәк, маңгайлар сырланса да..» исеме астында бәйрәм концерты узган.

 Концертка килгән өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев чыгыш ясаган, актив волонтерларга "За мирное небо" хәйрия фондының Рәхмәт хатларын тапшырган, изге теләкләрен җиткергән.

  Мәдәният йортында эшләп килүче "Сердәш" фольклор ансамбле  кызлары, егетләре тарафыннан башкарылган җырлар, биюләрне тамашачылар көчле алкышларга күмгән, кушылып җырлаган, биегән, сәхнә белән тамашачы бер дулкында булып рәхәтләнеп ял иткән. Бу хакта авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова хәбәр итте.


Нет комментариев