Җәмгыять һәм без

Казан педагогы Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» исеменә лаек булды

Казанның 78 нче балалар бакчасы педагогы Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» конкурсының абсолют җиңүчесе булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  «Елена Бербина жюрины һәм хезмәттәшләрен югары профессионализмы белән генә түгел, ә уникаль авторлык методикасы белән дә таң калдырды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, Казанның 121нче лицееның рус теле һәм әдәбияты педагогы Илья Тарасов «Россиянең Ел укытучысы – 2026» конкурсында призер булды.

Мәгариф өлкәсендә һөнәри конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узды.

Чыганак: "Татар информ"


Нет комментариев