Районның ветеринария идарәсе үзләренең хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Оешманың баш ветеринария табибы Алмаз Гыйбадуллин шәхсән үзе өлкән хезмәттәшләр янына барды. Ул өлкән буын вәкилләрен җылы котлады, аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм районның ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Һәр ветеранга истәлекле азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Алмаз Нәҗип һәркемнең истәлекләрен һәм теләкләрен тыңлады, ветераннарның һөнәри тәҗрибәсе гамәлдәге белгечләр өчен мөһим, терәк булуын һәм яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк булып торуын ассызыклады.
“Ветеринария хезмәте ветераннары - тармакның уникаль белемнәрен һәм традицияләрен йөртүчеләр. Аларның фидакарьлеге һәм эшкә бирелгәнлеге районда ветеринария иминлеге системасының ышанычлылыгын билгели. Ветеринария берләшмәсе» коллективы ветераннарга хезмәтләре, сабырлыклары һәм яңа буын белгечләргә тапшырган һөнәри мәктәпләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә”, - ди җитәкче.
Нет комментариев