Район мәдәният йортында 5нче октябрь - Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Бәйрәм чарасы иң мәрхәмәтле, зирәк һәм сизгер күңелле һөнәр ияләренә багышланды. Сәхнәдән укытучыларга һәм тәрбиячеләргә шигъри тәлгәшләр, җылы сүзләр яңгырады, иң изге теләкләр җиткерелде.
Тантанада район башлыгы Айрат Җиһаншин мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Укытучылар көне - иң әһәмиятле һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Укытучы - кешелек өчен иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсенә ия булган шәхес. Сез балаларга белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйсыз, аларга тормыш юлларын сайларга, үз көчләренә ышанырга, максатларына ирешергә ярдәм итәсез. Һәр укучының күңелендә аның беренче укытучысы, остазы, киңәшчесе турында җылы истәлекләр гомер буе саклана. Апас районының мәгариф системасы үсешенә сезнең тырыш хезмәтегезнең өлеше бәяләп бетергесез. Һөнәри осталыгыгыз, яңалыкка омтылышыгыз, сабырлыгыгыз һәм балаларга булган ихлас мәхәббәтегез нәтиҗәсендә район мәктәпләрендә белем алу өчен уңайлы һәм иҗади мохит булдырыла. Укучыларыгызның төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-тикшеренү бәйгеләрендә ирешкән уңышлары - сезнең фидакарь хезмәтегезнең ачык нәтиҗәсе. Апас районы укытучылары белән без чиксез горурланабыз, - диде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган ветеран укытучыларга да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сезнең күпьеллык хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм яшь буынга биргән тәрбиягез - кыйммәтле мирас. Сезнең тәҗрибәгез бүгенге укытучылар өчен дә зур үрнәк, - диде ул.
Район башлыгы барлык укытучыларга һәм тәрбиячеләргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хезмәтләрендә зур уңышлар һәм иҗади илһам теләде. Бәйрәм чарасы район мәдәният хезмәткәрләренең һәм балаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, район башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге исеменнән күкрәк билгеләренә, Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен җиткерде һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зәмдиханов та катнашты.

Нет комментариев